Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан почта маркасына мөһер кую тантанасында катнашты. Тантаналы чара Татарстан Дәүләт Советында узды.Марканы 250 мең данә тираж белән чыгарганнар. Республиканың гербы, истәлекле урыннары, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгындагы казанышлары сурәтләнгән.
Яңа маркаларны «Россия почтасы» бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин булачак. Шулай ук Мәскәү һәм Казан өчен махсус штемпель, истәлек конвертлары әзерләнгән. «ТАССРның 100 еллыгы» язмасы белән почта блогы да чыгарыла. Бәйрәм маркалары һәм юбилей тәңкәләре Милли музейга, республика дәүләт архивына һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеена тапшырылачак.