Узган ел ахырында ук Казанның Илһам Шакиров исемендәге Концерт залында Татарстан һәм татар дөньясының дәүләт, мәдәният, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында ТАССРның 100 еллыгы тантаналы төстә старт бирелгән иде. Олугъ юбилей мөнәсәбәтләре илә Татарстанда бик күп чаралар көн тәртибенә кертелде. Әмма кәбисә елы үз тәртибенә буйсындырды. Мондый шартларда Татарстан халкы бәйрәмне ничек кабул итә? Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы — татар халкы тарихында үзгә мөһим чор. Бәлки тулаем татар халкы тарихын алганда 100 ел кечерәп тә каладыр. Ләкин бер гасырлык юбилей үткәннәргә нәтиҗә ясау, бүгенене барлау , киләчәккә күз салу өчен бер дигән форсат.