Казандагы «Черек күл» паркын төзекләндерүгә җитмеш биш миллион сум акча тотылачак. Әлеге тарихи урын бөтенләй башка төсмер алачак. Бу хакта парк буйлап экскурсия вакытында кызыксынучы ведомстволар вәкилләре һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде. Тарихи паркта нинди яңалыклар барлыкка киләчәк, ә нәрсәләр үзгәрешсез кала? Киләсе репортажда.
«Черек күл» паркын яңарту концепциясе популяр социаль челтәрләргә язылган күп санлы абунәчеләр күз алдында барлыкка килде. Парк буйлап экскурсия вакытында туры эфир да оештырылды. Ул сорау-җавап режимында алып барылды.
Оештыручыларның максаты игелекле. «Черек күл» паркын киләчәктә гөлбакчага әйләндерергә исәпләре. Күп санлы ылыслы агачларны шомырт, сирень һәм алмагачларга алыштыралар. Аларга зур кедр, каен, ак пирамидаль тирәк, юкә һәм миләш агачлары да өстәләчәк. Ул табигатьнең гүзәл почмагы булачак. Биредә барлыгы ике йөздән артык зур агач һәм ике меңгә якын куак утыртачаклар. Ә монда үскән ылыслы агачларны башка парклар һәм скверларга җибәрәчәкләр.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев: «элек инженерлык коммуникацияләрен салудан башлыйбыз. Күл өчен яңа дренаж системасын эшләячәкбез. Су җыелып ятмаячак. Монда барысы да автоматлаштырылган булачак.»
«Черек күл» паркында яңа каты өслек, ә периметр буенча бер чакрымлы йөгерү юлы барлыкка киләчәк. Һәм, әлбәттә, үзенчәлекле фонарьлар бизәп торачак.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова: «Без алдагы елларда инвестор тарафыннан ясалган хаталарны бетерәчәкбез. «Черек күл» паркында арка торгызылачак. Әлбәттә, без Казанның тарихи символларының берсен югалта алмыйбыз — аны идеаль хәлдә тотарга кирәк.»
Оештыручылар яшерми: проект бик катлаулы. Бу-төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Шуңа күрә барлык үзгәрешләр дә акланырга тиеш. Алар арасында — ресторан, прокат пункты, коворкинг һәм кафе дә бар.»Черек күл» паркын яңартуга барлыгы җитмеш биш миллион сум акча тотылачак. Өстәвенә, реконструкция вакытында парк территориясенә кертүне тулысынча чикләмәячәкләр.
Инна Данилова, Евгений Юсов. Фәнис Мөхәммәтов.