Бүген ТАССР төзелүгә йөз ел. Моннан бер гасыр элек – 1920 нче елның 27 маенда «Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасын төзү турында»гы декретка кул куела.
Шул уңайдан әле генә Татарстан Дәүләт Советының тантаналы утырышы башланды. Утырыш Парламент сайтында, шулай ук радио һәм телевидение аша турыдан-туры трансляцияләнә. Ә безнең “Татарстан” телерадиокомпаниясе бәйрәм телемарафонын Россия-1 һәм Россия-24 телеканаллары эфирында үткәрә. Кичен Россия-24 телеканалында Татарстан хәбәрләренең махсус чыгарылышы була, шулай ук Дәүләт Советының тантаналы утырышы трансляцияләнәчәк.