Беренче кварталда Татарстанның кече нефть компанияләре планлаштырылган чималны 7 процентка күбрәк чыгарган. 1 миллион 783 мең тонна нефть алынган.
Бу хакта республика Президентына киңәшмәдә «Нефтеконсорциум» генераль директоры Фәнис Вәлиев хәбәр итте. Нефть чыгару күләме буенча билгеләнгән планнарны 27 компания үтәгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, коронавирус таралу куркынычы икътисадый активлыкка тискәре йогынты ясый. Шуңа да карамастан, беренче квартал нәтиҗәләре буенча республикада уңай динамика сакланган, дип ассызыклады президент.
Татарстан Хөкүмәте Йортында республика Президенты рәислегендә узган утырышта «Татнефть» нең дүрт ай эчендә бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бер миллион 203 мең тонна нефть продуктлары сатылган, 2 миллион 700 мең шин чыгарылган. Директорлар советы чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне дәвам итү турында карар кабул итте.
Шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышы узды. Берничә инновацион проект каралды. Галимнәрнең эшләнмәләрен төрле тармакларда кулланырга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов аларны кулланышка кертү белән шөгыльләнергә кушты