Республика Иҗтимагый палатасында Татарстанда яшәүчеләр белән туры элемтә оештырдылар. Балалы гаиләләрне социаль яклау чаралары, эшсезлек буенча пособиеләрне түләү буенча фикер алыштылар. Шалтыратулар республиканың барлык төбәкләреннән дә булды. Халыкны күбрәк нинди проблемалар борчый, аларны хәл итү юллары нинди? Бу хакта киләсе репортажда.
Колл-үзәк белгече белән әңгәмә яздыру проблемалы булып чыкты. Хезмәткәрләрнең вакыты бик тыгыз, хезмәттәшләре белән аралашырга да вакыты юк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең проблемаларына төпле җаваплар бирү өчен, тиз генә бер-берсе белән киңәшләшеп алалар.
Россия Пенсия Фондының ТР буенча Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Светлана Морозова: «Әгәр җавап булмый икән, без кайнар линиягә шалтыраткан гражданнарны теркибез. Алар белән кабат министрлык яки ведомстволарда элемтәгә керәләр. Кайчагында сорауларга тиз арада, телефоннан гына җавап бирү мөмкин түгел.»
Эшсезлек буенча ничек исәпкә басарга, пособие түләүне озайтырга, гомумән мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына тиз һәм төгәл җаваплар табарга. Илдә, шулай ук Татарстанда гражданнарга ярдәм итү төрләре арта. Кайнар линия вакытында сорауларга җаваплар табарга була.
ТР Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева: «Консультацияләр дәвам итәчәк. Сорауларны экранда күрсәтелгән телефон аша юлларга мөмкин. Белгечләр бер сорауны да җавапсыз калдырмаска тырыша.»
Регина Сафиуллина, Ирек Хәмидуллин.