Тагын ике көннән, якшәмбедә мөселманнарның олуг бәйрәме- ураза гаете. Быел дин тотучылар мәчетләргә килә алмаячак, бәйрәм вәгазенә дистанцион рәвештә генә кушыла алачак. Галеев мәчетеннән бәйрәм вәгазенең турыдан-туры трансляциясе Татарстан яңа гасыр телеканалында, Республика мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында һәм Хозур тв ютуб каналында алып барылачак. Бәйрәм вәгазе иртәнге җиденче яртыда Коръән аятләре укудан башланачак. Гает Бәйрәме уңаеннан, мөселман кардәшләребезне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.