Яңалыклар чыгарылышлпрының берсендә, без Яңа елны каршылау алдыннан, Буа шәһәрендә яшәүче яшь балалы Петровлар гаиләсенә көтмәгәндә зур фаҗига килүе, йортларының санаулы минутлар эчендә янып, көлгә әйләнүе турында сөйләгән идек. Авыр хәлдә калган гаиләгә һәркем хәлдән килгәнчә булышкан. Һәм менә ниһаять, уртак көч белән изге Рамазан аенда яңа йортны салып та бетергәннәр. Гаиләгә Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә ярдәм иткәннәр. Яңа йортка күчүнең бәхетле мизгелләре хурында хәбәрчебез Ранис Әхмәтшин репортажында.
Бу узган ел төшереп алынган кадрлар. Кышның бер көнендә кара күмергә калган Петровлар гаиләсе ярдәм сорап безнең редакциягә мөрәҗәгать иткән иде.
Регина Петрова:”Ул вакытта ярдәмгә хезмәттәшләрем, күршеләр, дуслар килгән иде. Кышкы бер көндә урамда калу бик авыр булды. Рәхмәт инде,бик күп кеше безгә ярдәм итте”
Ярдәм район халкыннан да, республиканың төрле авылларыннан, Оренбург, Кемерово өлкәләреннән килә. Барлыгы 600меңнән артык акча җыела.
Туганнары Рузалия Хәсәнова:”Халык ярдәм итте. Менә хәзер үз өйләре бар.Аллага шөкер. Балаларын исән-сау үстерсеннәр”
Әлегә яңа йортка күчү процессы гына. Телевизор да идәндә, мебельләр дә алынмаган. Әмма балаларга дәрес хәзерләргә барлык уңайлыклар да тудырылган. 11 яшьлек Ранил артта калган вакыйгаларны бүген искә алырга да курка.
Ранил Петров:”Мин телевизор карап ята идем.Аннары ут чыкты һәм без утны сүндерә башладык. Ә хәзер яңа өйдә бик матур.чиста,иркен.Бакчасы да бар хәтта”
Яңа йортка күчү шатлыгын уртаклашырга туганнары да килгән. Бүген алар бер табын артында, беркемгә дә мондый кайгы килмәсен дигән теләктә торалар. Ә йорт хуҗасы халыкка шундый изге күңелле һәм мәрхәмәтле булганы өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Олег Петрова:”Халыкка олы рәхмәт.Без алардан башка бу бәлане җиңеп чыга алмас идек. Безне ялгызыбызны гына авырлыклар алдында калдырмадылар”.
Яңа йорт 2 балалы гаиләгә 1500 төшкән.Алдагы йорттан яңарак та, зуррак та булган йорт Петровлар гаиләсенә бары тик бәхет кенә алып килсен дигән теләктә калабыз.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.