Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россиядәге абруйлы закон чыгаручыларның берсе Фәрит Мөхәммәтшинның туган көне.
Ул Әлмәттә нефть предприятиесе хезмәткәреннән алып нефть башкаласы җитәкчесенә кадәр юл үткән. 91 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Фәрит Мөхәммәтшин , өч еллык кыска тәнәфес белән, республика парламентын җитәкли. 90 нчы еллар уртасында Премьер-министр булып эшләде. Республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев белән тыгыз сәяси хезмәттәшлектә эшләп, яңа Россия һәм заманча Татарстан формалашуның иң катлаулы елларын узды. Берничә чакырылышта Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында республиканың позициясен һәм фикерләрен уңышлы җиткерде. 90нчы еллар ахырында хоккей федерациясе президенты буларак, Казанның «Ак барс» хоккей командасын тарихта беренче тапкыр вакытыннан алда ил чемпионы исеменә күтәрде. Хәзер Фәрит Мөхәммәтшин волейбол федерациясен, «ГАЗ-21» ретро автомобильләр клубын, Татарстан Халыклары ассамблеясен җитәкли. Күп кенә сәясәтчеләр, парламентарийлар, җитәкчеләр һәм журналистлар да аны үзенең остазы дип саный. «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы да бүген Фәрит Хәйрулла улы адресына килгән котлауларга кушыла.