23 май көнне Лаеш районының Никольское авылында традицион рус халык мәдәнияте «Каравон» бәйрәме үткәрелә. Дөрес, быел коронавирус пандемиясе сәбәпле, ул бу көннәрдә онлайн-режимда уза. Facebook, Instagram, ВКонтакте, Facebook кебек социаль челтәрләр аша бәйрәм атмосферасына чумарга мөмкин. Социаль челтәрләрдә рус мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында фильмнар, фольклор коллективларның чыгышлары язмалары, вокал, халык сәнгать иҗаты, балалар уеннары буенча мастер-класслар күрсәтелә. Бәйрәм 23 майда тәмамланачак дип планлаштырыла. Тантанада катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Бәйрәмдә «Пелагея» проекты резиденты – «Репа& Поверье» фолк-төркеме, «Ворожея» төркеме кебек башкаручылар чыгыш ясаячак.