Казанда «Игелекле эшләр көне» фондының хәйрия проектлары үз эшен яңарта.
«Изге куллар» хәйрия склады, социаль такси, шулай ук юристларның бушлай консультацияләре дәвам итәчәк.Аларның адреслары, эш вакытлары экранда күрсәтелгән. Хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен «Изге куллар» складының кабул итү һәм бирү пунктларында булганда, юрист белән очрашуда, шулай ук социаль таксида йөргәндә, битлекләрне һәм перчаткаларны кулланырга кирәк.