Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия фонды белән берлектә авыру балаларга булышу проектын дәвам итәләр. Узган атнада сезнең ярдәм белән Глеб Сваричка кыйммәтле дару сатып алынган иде. Барыгызга да зур рәхмәт! Бүген Айгиз Ахуновның авыру тарихы турында. Өч айлык сабыйның ике аягы да чалыш үскән, кичекмәстән дәваларга кирәк.
Айгиз зур тырышлык белән аякларын селкетергә тырыша. Әлегә аларны турайтып булмый. Сабый тугач ук, ике аягы да чалыш үскән дигән диагноз куйганнар. Аңа ике атна булгач, аяк табаннарын дәвалауга керешкәннәр. Гипс салганнар, тик аяклары шешеп чыккан. Хәзер малайны кабат дәвалауга әзерлиләр.
Илүзә Әхмәтҗанова (әнисе) «Көненә 2 тапкыр зарядка, 1-2 тапкыр 5-10 минутлык массаж ясыйбыз. Ул ятып торырга яратмый, гел кулда күтәреп йөрергә кирәк. Аякларын хәзер үк дәваламасаң, киләчәктә инвалид булып калу куркынычы бар.»
Табиблар сәламәт һәм ышанычлы тормышка башка юлны тәкъдим итәләр. Сабыйга беренче адымны ясарга ярдәм итү өчен, Понсетти ысулы белән дәвалауны кулланырга тәкьдим итәләр.
Табиб-ортопед Владислав Лобашов: «Гипс атнага бер тапкыр салыначак. Аякларының алгы ягын төзәткәч, арткы ягын хирургик алым белән дәваларга җыенабыз. Икенче этапта аңа махсус аяк киемнәре белән йөрергә туры киләчәк.»
Әлегә дәвалауны башлап җибәрергә гаилә әзер түгел. Дәвалау өчен шактый күләмдә — 156 800 сум акча кирәк. Без сезнең белән финанс ягыннан ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Регина Сафиуллина, Ренат Сәхибгәрәев.