Татарстанда «Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары буенча җәмәгать фикер алышулары узды. Татарстанлылар программа сайтында 5 мең биш йөздән артык тәкъдим калдырган, барлык мөрәҗәгатьләр муниципалитетларга юлланган, аларны анализлау нәтиҗәләре буенча проектларга үзгәрешләр кертеләчәк. Аларның соңгы версияләрен наш дворсайтында тәкъдим итәчәкләр. Әлеге проектлар буенча халык үз ишегалларындагы эшләрнең барышын һәм сыйфатын контрольдә тота алачак.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Илдә коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле тотрыксыз икътисади вәзгыять аркасында, программаны үтәү вакытын 3 елдан 5 ега кадәр озайту турында карар кабул ителде, шул ук вакытта ишегалларының саны һәм эшләр исемлеге элеккечә калачак. Шул рәвешле, төзекләндерү эшләре 2024 елга кадәр озайтылды.