Быел коронавирус таралу куркынычы шартларында да, ярдәмләшү киң колач алды. Республикабызда төрле ярдәм чаралары оештырыла. Әйтик, Буа шәһәренең 8нче мәчет мәхәлләсе «Рамазан күчтәнәче» акциясен башлап җибәрде. Аның кысаларында мәчет исәбенә сәдака итеп күчерелгән акчага азык-төлек сатып алып, аны мохтаҗ гаиләләргә тараталар. Буалылар күчергән сәдака акчасына 30 гаиләгә азык-төлек пакетлары тапшырылган. Әлеге акция Рамазан ае буена дәвам итәчәк. Теманы хәбәрчебез Ранис Әхмәтшин дәвам итә.
Алма, хөрмә, банан һәм башка җитләк-җимешләр, ярмалар, куертылган сөт –болар барасы да сәдака ачксына алына.8 нче мәчет мәхәлләсе Шамил хәзрәт гаиләсе белән “Рамазан акциясе”н районда беренчеләрдән булып башлап җибәрә.
Көн саен кергән акчага шундый азык-төлек пакетларын мохтаҗ гаиләләргә өләшә алар. Бүген андый гаиләләрнең саны 30 ка җиткән. Шәһәрнең төньяк бистәсендә яшәүче Гөлсинә Хәбибуллинаның улы умыртка баганасын сындырып инвалид кала.
Изге айда район мөселманнары мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә аеруча активлык күрсәтә, чөнки Рамазан ае күрсәтмәләренең берсе – сәдака һәм зәкят түләү.
«Рамазан күчтәнәче» акциясе кысаларында һәркем катнаша ала. Моның өчен бары тик 8нче мәхәлләгә сәдака илтәсе. Шулай ук сезнең янәшәдә мохтаҗ, ятим булган кешеләр хакында имамга хәбәр итәргә кирәк. Алар үз чиратларында кергән сәдака акчаларына азык-төлек алып таратырга әзерләр.
Мондый акция рамазан ае буена дәвам итәчәк.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.