Казан паркларында һәм скверларында фонтаннар сезоны башланды. Хәзер шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә әзерлек эшләре бара.
Беренче фонтанны Горки-Әмәт урманында, «Ак чәчәкләр» бульварында һәм Лядской бакчасында эшләтеп җибәрделәр. Иртәгә, 21 майда Кәрим Тинчурин исемендәге скверда ачу планлаштырыла. Шулай ук 27-нче майда Горький исемендәге паркта, 28-нче майда — «Крылья Советов» паркында фонтаннар ачылачак. 3-нче июньдә шәһәрдә — Түбән Кабан күлендә иң зур фонтанны эшләтеп җибәрәчәкләр.
Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, быел Казан фонтаннарының чираттагы сезоны, коронавирус инфекциясе аркасында, бераз соңрак башланып китәчәк.