Без Бөек Җиңүнең 75 еллыгында, сугыш, тыл ветераннары белән таныштыруны дәвам итәбез. Алдадагы видеоязмабыз Актаныш районының Татар Суыксуы авылында яшәүче 90 яшьлек Өммеһани Баянова турында. Балачактан хуҗалыкта намуслы хезмәт куйган тыл ветераны күп һөнәрләргә ия. 90 яшьтә дә сәхнә тотучы Өммеһани апа белән хәбәрчебез дә очрашты.
Район Советы аппараты җитәкчесе Өммеһани Баянованы 90 яше белән тәбрикләп, Россия президенты Владимир Путинның котлавын, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәчен тапшырды.Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина, авыл мәдәният хезмәткәрләре дә изге теләкләрен ирештерделәр. Өммеһани апага әтисе сугышка киткәндә унбер яшь кенә була. Өммеһани гәүдәсе белән дә, озын гомерле булуы белән дә әнисенә охшаган, әнисе 97 яшькә кадәр яши. Тегәргә кызны сугыш вакытында ук әнисе өйрәтә. Кул белән бияләйләр тегә яшүсмер кыз. Баштарак олылар кисеп биргән өлге буенча тексә, соңрак үз фантазиясен эшкә җигә. 66 нчы елда авылдагы тегү цехына эшкә керә. Сәхнәдә җырлаганда, биегәндә үзенә костюмнар тегә, әзер жилетларны зәвыкләп бизи. Ә сәхнә аның күңел халәте.
Күңеле тулы моңны, гамьле сүзне авылдашларына җиткерә. Гәүһәр Шиһапованың “Еракта калган язмышлар” шигырен юбилее белән котларга килүчеләргә яттан укыды. Кунакларга мөнәҗәт тә көйләп күрсәтте.
Кадерле әниләрен котларга Өммеһани апаның республиканың төрле төбәкләренә таралган балалары, оныклары да кайткан. Тормыш иптәше Гыйльмегаян абый белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Өммеһани апаның күршеләре дә бәйрәмнән читтә калмаган, 18 ел аралашып яшәүче Наилә Әминова аның яшьтәш ахирәте кебек. Бары- бергә, югы-уртак, дип матур гомер итәләр тату күршеләр.
Ләйсән Газизова.