Республикада язгы чәчү кампаниясе төгәлләнү алдында. Сарман, Мамадыш, Нурлат, Тәтеш, Зәй, Буа, Тукай, Минзәлә, Апас, Әтнә районнары игенчеләре чәчүне тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкты.11 районның 9ында шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнде.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек минист рлыгы комиссияләре республикада 20 майдан 22 майга кадәр терлек азыгы әзерләү техникасын, азык саклагычларның әзерлеген, стационар эретмә узелларын тикшереп, кабул итәчәк.