Бу атна ахырында мөселманнарның зур бәйрәме-Ураза бәйрәме, ул изге Рамазан ае белән тәмамлана. Россия Президенты Владимир Путин мөселманнарга мәчетләрдә күмәк намазлардан баш тартырга һәм бергәләп табын янына җыелмаска тәкъдим итте. Бу хакта президент Дагыстан җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән видеоконференция барышында белдерде.