Бүген, 19 майда Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен — журналистларны, мөхәррирләрне, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басма таратучыларны берләштерә.
Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Республика матбугатының гасырлар буена килгән традицияләре һәм бай тарихы бар. Газета һәм журналлар, вебсайт һәм социаль челтәрләр сәхифәләрендә республиканың йөзьеллык тарихының төп вакыйгалары гына түгел, ә төрле чорларның мохите, рухы да чагылыш тапты. Басма журналистикада һәрвакыт иҗади, талантлы һәм битараф булмаган кешеләр эшләде.
Хөрмәтле коллегалар! Һөнәри бәйрәмегез көнне уртак эшегез һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегегез, барган вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган күләмле проектларны мәгълүмати тәэмин итүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим, — диелә Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.