Казан федераль университетының Дан аллеясында югары уку йортының 103 студенты һәм хезмәткәренең исемнәре мәңгеләштерелә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елында, Казан федераль университетының ректорлык бакчасында урнашкан Дан аллеясына өстәмә мемориаль плитәләр урнаштырылачак.
«Хәзер Дан аллеясының мемориаль плитәләрендә Казан университеты студентлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре булган 458 сугышта катнашучының исемнәре язылган.
Яңа мемориаль плитәләрне, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле, кертелгән чикләү чаралары гамәлдән чыгарылганнан соң беркетү планлаштырыла, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.