Бүген 18 май – Халыкара музейлар көне. Ел саен бу көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Республикабызның Милли музее һәм аның филиалларында төрле чаралар, акцияләр узды. Шундыйларның берсе ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе. Ул инде 14-нче тапкыр үткәрелә. Быел исә, беренче тапкыр «Музейлар төне» чаралары онлайн режимда үтте. Акциянең темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгы. Балалар һәм өлкәннәр, өйдән чыкмыйча гына, уникаль экспонатлар, сирәк музей предметлары һәм китап басмалары, сәнгать әсәрләре, Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары турында кызыклы һәм аз билгеле фактлар белән таныша алдылар. Һәркем уникаль экспонтларны , милли музейның социаль челтәрләренә кереп, карый ала.