Татарстан Диния нәзарәте балаларны республикакүләм «Татар азаны» бәйгесендә катнашырга чакыра. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның максаты — татар азаны әйтелеше үрнәген ачыклау. Анда 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге малайлар чакырыла. Яшь җиңүчегә төп бүләк буларак велосипед тапшырылачак. Җиңүче шулай ук Казанның «Рәхмәтулла» мәчетен ачу тантанасында беренче тапкыр азан әйтү хокукын алачак. Республика күләмендә үткәрелә торган «Татар азаны» бәйгесендә катнашучыга татар аһәңе белән әйтелгән азанны видеога яздырып, аны оештыручыларга җибәрергә кирәк. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә.