Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Бүген сүзебез дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, тыныч тормышка әйләнеп кайту, хәрабәләрне торгызу, колачлы яңа төзелешләр турында.
40нчы еллар ахыры-50нче еллар. ТАССРда тыныч тормыш җайга салына. Казанда Компрессорлар заводы төзелә, продукция экспортка китә. Теплоконтроль заводы дөньякүләмендә таныла. Мәскәүдән Чистайга эвакуацияләнгән сәгать заводы гражданлык продукциясен чыгара башлый. Спартак, мех һәм җитен комбинатлары реконструкцияләнә. Татарстан товарлары дистәләгән илгә чыгарыла. Ил җитәкчелеге нефть сәнәгатен үстерү турында карар кабул итә. Баулыда һәм Ромашкинода нефть ятмалары ачыла. Татнефть булдырыла. Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск районнарында вышкалар күтәрелә, анда яңа шәһәрләр һәм бистәләр төзелә. Органик синтез һәм Түбән Кама нефть химиясе комбинаты төзелешләре башлана. 56 нчы елда республика кара алтын чыгару күләме буенча илдә беренче урынга чыга