Казанның Киров районында урнашкан «Салават күпере» торак комплексында легендар татар генералы Мәхмүт Гәрәев исемендәге урам барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә. Яңа урам Мостай Кәрим, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров кебек күренекле мәдәният эшлеклеләренең исемен йөрткән урамнар белән янәшәдә урнашкан.
Мәхмүт Гәрәев үз тормышында алты сугышны кичкән. 1942 елда Бөек Ватан сугышына киткән, Гитлер Германиясенә каршы хәрби операцияләрдә катнашкан. 1945 елның башында Гәрәевне Ерак Көнчыгышка күчергәннәр, ул анда япон милитаристларына каршы сугышкан. Алты сугышчан орден белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Гәрәев актив рәвештә фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән, Россия Хәрби фәннәр академиясе җитәкчесе вазифасын биләгән. 2019 елның декабрендә 96 яшендә вафат булды.