Теләче районы үзәк хастаханәсендә яңа гериатрик ярдәм кабинеты ачылды. Аны Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич үз акчасына җиһазлаган.
Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич. Катлаулы эпидемиологик хәл булу сәбәпле, кабинетны ачу дистанцион режимда узды. Видеоконференция шартларында элемтәгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, депутат Борис Менделевич, Теләче районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район хастаханәсенең баш табибы Илсур Галиуллин, республика сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре чыкты. Бу кабинет – безнең геройлар-сугышта, тылда, сугышта җиңүгә ирешкән кешеләргә Җиңү бәйрәменә зур бүләк — дип билгеләп үтте парламентарий.