“Сәләт” яшьләр форумы 2018 нче елда беренче тапкыр «Arts Biler Forum» чарасын уздырган иде. Быел ул Билəрдə дəүлəт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендə Татарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов ярдəме белəн үткəрелə. Быелгы чараны «Сəлəт» яшьлəр иҗтимагый фонды, Татарстан яшьлəр эшлəре министрлыгы, Татарстан Алексеевск муниципаль районы белəн берлектə оештыра.
Форум иҗат лабораториялəре буларак, уникаль белем һəм экспертлардан тəкъдимнəр алу, үзлəрен белем бирү һəм мəдəни программасында күрсəтə алу, килəчəк үсешкə этəргеч алу өчен мөмкинлеклəр мохите булдыру максатыннан оештырыла. Ул 3 этапта үткәрелә.
Гаризалар 24 майга кадәр selet.biz сайтында кабул ителə. 1 нче июньнән алтысына кадәр читтән торып сайлап алу этабы узачак. Ә форум 27 нче июньнән 2 нче июльгә кадәр үтәчәк. Остаханəлəр, тренинглар, иҗади очрашулар, түгəрəк өстəллəр, гала-концерт – болар барысы да булачак. Бәйгедә аерым кешеләр дә, коллективлар да катнаша ала. Һәр номинациядә бер номер тәкьдим итәргә мөмкин. Һəр катнашучы чыгыш ясау өчен кирəкле костюмнарны һəм җиһазларны үзе кайгыртырга тиеш. Форум 12дән алып 14, 15тән алып 18, 19дан алып 22 яшь категорияләрендә уза. Катнашучылар үзләренең иҗади осталыкларын төрле биюләр, төрле юнәлештәге җырлар, нәфис сүз, драма номинацияләрендә күрсәтә ала. Барлык əсəрлəр дə татар телендə башкарыла.
Барлык фонограммаларда да башкаручының исем, фамилиясе, коллектив исеме, номинация, яшь төркеме, əсəр исеме күрсəтелергə тиеш. Форумның эксперт комиссиясе Форумда катнашучылар арасыннан лауреатларны билгели.
Эпидемиологик вəзгыятькə бəйле рəвештə Форумны үткəрү этаплары үзгəрə һəм үткəрелү вакыты кичектерелə ала. Моның турында катнашучыларга алдан хəбəр ителəчəк.