Казанда кризистан аеруча зыян күргән өлкәләрдә эшләүче үзмәшгульләрдән һәм шәхси эшмәкәрләрдән азык-төлек җыелмаларын алуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Моның өчен район хакимиятләренә кайнар линияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республиканың мохтаҗ кешеләренә азык-төлек җыелмалары рәвешендә ярдәм күрсәтеләчәк. Аларны ике ай дәвамында ике атнага бер тапкыр бирәчәкләр.
Килеп туган хәлдә зыян күргән һәм башка чыганаклардан ярдәм алмаган гаиләләр азык-төлек җыелмалары алачак. Казанда шундый 15 меңгә якын гаилә исәпләнә. Кризистан зыян күргән өлкәләрдә эшләүче үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр район администрацияләренең кайнар линияләренә мөрәҗәгать итә ала:
519-34-47 — Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары;
264-31-41, 264-30-86 — Вахитов һәм Идел буе районнары;
557-76-10 — Киров һәм Мәскәү районнары;
272-01-05, 272-35-03 — Совет районы
Казан коды 8-843.
Кайнар линия иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр эшли.