Татарстанда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан төп вакыйгаларны трансляциядә күзәтергә мөмкин иде. Бар игътибар ветераннарга булды. Алар янына хәрби техника колонналары килде, урамнарда концертлар узды. Ватан азатлыгы хакына көрәшүчеләргә рәхмәт әйтелде. Җиңү паркында Азат итүче сугышчыга һәйкәл ачылды, Казан өстендә яңартылган Ту-160 самолеты очты.
Бөек Җиңү, Кызыл Армиянең тиңдәшсез батырлыгы, штурм флагы, хәрби техника колоннасы. Казанның Үзәк проспектлары буенча совет «полуторкалары» легендар Т-34 артыннан йөри .Бөек Ватан сугышы ветераннарын котларга ашыгалар.
Планлаштырылган тукталыш-фронтовик йорты янында. Балконнан Илларион Ляпустин салют ясый. Армия сафларына ул 43 нче елда чакырыла, Румыниядә фашистларны тар-мар итүдә катнаша, 45 нче елда Япониягә каршы көрәшә. Сугыштан соң Татарстан башкаласына күчеп килә. Үз гомерендә күп нәрсә күргән,ә мондый котлау аны чын күңелдән гаҗәпләндергән.
Бөек Ватан сугышы ветераны Илларион Ляпустин: «Ике көн дәвамында башкала урамнарында хәрби техника парады узды 9-нчы майда Җиңү көнендә , ахыргы тукталыш- Җиңү паркы. Колоннаны Татарстан Президенты каршы алды. Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Алексей Песошин һәм Илсур Метшин совет солдатына һәйкәл ачтылар.»
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Бу бөтен татар халкына һәйкәл. Сугыш елларында фронтка 700 мең татарстанлы китте. Һәр икенчесе Ватан өчен барган сугышларда һәлак булды. Геройлар турындагы хәтер мәңге безнең йөрәкләрдә яшәр.»
Гази Заһитовның батырлыгы – һәйкәл аның образын чагылдыра. 45 нче елның 30 апрелендә татар халкының бөек улы, полкташлары белән бергә, Рейхстаг өстенә Кызыл Байрак кадый. Ватанны саклаган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бер минут тынлыктан соң моторлар шаулап торды. Казан күгенә Россия, Татарстан флаглары һәм Җиңү Байрагы белән МИ-8 вертолет звеносы күтәрелде.
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Җиңү көнендә җир өсте бәйрәмнәренең күпчелеге узмады. Ә менә ретромобильләр автоузышы гаять кызыклы үтте.
Ул каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленнән башланып, Горький исемендәге паркта тәмамланды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин раритет машинасы руле артына үзе утырды, Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Мин чын күңелдән барлык ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итәм. Сез безгә әле дә бик кирәк. Бәйрәм белән сезне!»
Казанда Мәңгелек ут янган урыннар хәзер артты. Бөек Җиңү көнендә аны Дәрвишләр бистәсендә дә кабыздылар. Биредә Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләр яши.
Вадим Струминский, Инна Данилова, Илдар Галәветдинов, Ленар Хәбибуллин.