Быел барыбыз да Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү, сугышта катнашкан бабаларыбызны, батырларны хөрмәтләп искә алу өчен интернет челтәрләре аша берләшәбез. Татар дәүләт филармониясе дә Җиңү көненә багышланган интернет-флешмоб башлап җибәрде. Анда Филармониянең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы, Республиканың «Балкыш» фестивале лауреатлары, күренекле артистлар катнаша. һәрберсе сугыш хәтирәләрен яңарта. Һәркемнең йөрәгендә сугыш белән бәйле ниндидер яра, хәтер, җиңү горурлыгы бар. Әлеге видеоязмаларны филармониянең вконтакте челтәрләренә кереп карарга мөмкин. Бүген ветераннарны Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов котлый.