Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Бүген сүзебез дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары вакыйгалары, Бөек Җиңү турында.
Сугыш Көнбатышка таба күчә. Сталинград, Курск боҗрасы. Днепр елгасын кичүдәге батырлыклары өчен Татарстаннан 40 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Очучы Мәгүбә Сыртланова 800дән артык хәрби очыш ясый. Газинур Гафиятуллин Александр Матросов батырлыгын кабатлый. Ватанны һәм дусларын сатмыйча Муса Җәлил һәлак булды..
1944 ел. Казан мех комбинаты фронтка күрсәткән ярдәме өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.Тагын берничә предприятие оборона комитетының Кызыл байрагын ала. Галимнәр дә дошманны тар-мар итү өчен эшли. Татарстанга фәнни-тикшеренү институтлары, лабораторияләр күчә, аларда Вавилов, Иофе, Капицце, Кельдиш, Курчатов, үзебезнең академиклар Арбузов белән Завойский эшли. Күп кенә ачышлар нәкь менә Казанда ясала. Сугыш азагында биредә СССР Фәннәр Академиясе филиалы ачыла.