Татарстанда ветераннарны котлаулар дәвам итә. Бәйрәм акцияләрендә депутатлар, волонтерлар, башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша. Башкалабызның Совет районыннан репортаж.
Александр Федорович Яиков кунакларны тулы парадта каршы алды. Ул 42 нче елда 18 яшендә фронтка эләгә. Өч тапкыр яралана, сугышчан батырлыгы да лаеклы бәяләнә. «За отвагу» медале аңа аеруча якын. Ә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау алдыннан юбилей медален тапшырдылар. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйтеп, күчтәнәчкә азык-төлек җыелмасы да бирелде.
Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов: «Без һәр ветеран турында кайгыртабыз. Яннарына барып, хәлләрен белешәбез, теләк-тәкъдимнәрен сорашабыз. Хәзерге вәзгыятьтә ветераннарның сәламәтлеге өчен барлык куркынычсызлык чаралары да күрелә.»
Казанның Совет районында гына да ике меңнән артык ветеран яши. Бу көннәрдә аларны котлыйлар, медальләр, бүләкләр тапшыралар. Фронтта булучылардан тыш, тыл хезмәтчәннәре, Ленинград камалышында булучылар, концлагерь тоткыннары да игьтибардан читтә калмый.