Иртәгә 9 нчы майда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать белән чыкты.
“Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Мөхтәрәм ватандашлар!
Сезне олы бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Бу сугышның туган илебезгә, күпмилләтле халкыбызга ни дәрәҗәдә авыр кайгы китергәнен берәүгә дә аңлатып торасы юк. Ул караңгы елларда хәвеф һәр йортка кагылды, һәр гаилә диярлек елап-сыктап газизләрен яу кырына озатты, аларның һәлак булуы яисә хәбәрсез югалуы турында кара кәгазьләр алды, бик күпләр меңәрләгән шәһәр-авылларның, завод-фабрикалар, мәдәният һәйкәлләренең яндырылуына, җимерелүенә шаһит булды.
Республика җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын яу кырына озатты, шуларның яртысыннан күбрәге әйләнеп кайтмады. Якташларыбыздан 225 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 48 фронтовик Дан Орденының почетлы кавалеры булды, 200 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнде.
Кызганыч, быел коронавирус эпидемиясе таралган шартларда Җиңү Парадын һәм барлык бәйрәм чараларын уздыруны кичектерү турында карар кабул ителде. Әмма мин 9 Майны гаиләләребез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән, кадерле ветераннарга ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, лаеклы төстә уздырырбыз дип уйлыйм. Җиңү Парадында, Үлемсез полк сафларында, тантаналы концертларда һәм салютлар вакытында һичшиксез очрашырбыз дип ышанам.
Бүген мөхтәрәм фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә аеруча ихлас теләкләремне җиткерәм: исән-сау, озын гомерле, көр күңелле, бәхетле булыгыз!
Бөек Җиңү котлы булсын! – диелә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатендә.