Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Бүген сүзебез дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары турында.
Сугыш бетергә ерак әле. Татарстанда ирекле фронтка китүчеләрнең яңа часте формалаша.1943 елның 5 мартында “Правда” газетасы татар халкының үз сугышчыларына хатын бастыра. “Кадерле улларыбыз, кызларыбыз! Сезнең дошманга тын алырга ирек бирмәвегезгә нык ышанабыз. Борынгылар гадәте буенча Идел ана ярларына һәм безне туендыручы җиргә басып, Ватаныбыз, аның азатлыгы өчен тормышыбызны кызганмыячакбыз. Армиягә республикадан 700 меңнән артык кеше китә, һәр икенчесе әйләнеп кайта алмый. Алар тормыш, яшәү өчен көрәштеләр.
Рус, украин, белоруслардан соң, татарлар Советлар Союзы Герое исемен алучылар саны буенча дүртенче урында. Сугышның кара көннәрендә Татарстанда кара алтын – нефть ятмалары табылу стратегик мөһим вакыйгага әйләнә. 1943 елның җәендә республиканың Көньяк-көнчыгышында нефтьнең беренче партиясе чыгарыла.
Тагын бер елдан соң, икенче скважинада күәтлерәк фонтан чыга, икенчесе, әмма соңгысы түгел.