+7(843)273-34-85 Башкалабыз Казанда җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Шәһәр халкы сорауларына кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Республика буенча идарәсе белгечләре җавап бирә. Кайнар линия телефоны 15-нче майга кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.Экспертлар белән иртәнге сәгать уннан кичке дүрткә кадәр 273-34-85 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.