Республиканың Милли музее һәм аның филиаллары, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, «Бөек Җиңү юллары» дип исемләнгән онлайн программасын әзерләделәр. Бәйрәм алдыннан музей Бөек Ватан сугышы геройлары, тарихыбызның героик һәм фаҗигале битләре белән бәйле экспонатлар турында сөйләячәк. Теләге булган һәркем виртуаль форматта фронтта сугышкан һәм тылда Җиңүне якынайткан якташларыбыз коллекцияләре белән таныша алачак. Атна дәвамында Милли музейның рәсми социаль челтәрләрендә мастер-класслар, онлайн-экскурсияләр һәм башка кызыклы сәхифәләр эшләячәк.