Башкалабызның Чехов урамында яшәүчеләр янәшәдәге урман паркындагы агачларны кисүләренә борчылалар. Агачларны халык фикерен исәпкә алмыйча гына кискәннәр. Әлеге урында күп катлы йорт салырга җыеналар. Бу эш законлымы-юкмы? Проблема белән хәбәрчебез дә кызыксынды.
Шәһәрнең тарихи өлеше Таш джунглига әйләнеп калган. Чехов урамындагы йортта яшәүчеләр борчуда. Моңа кадәр җәй буена күзләрне иркәләп торган агачларны кискәннәр, матурлык юкка чыккан.
Яңа объектның паспортында 10 майга кадәр яңа агачлар утыртылачак, дип язылган. Ә төгәл кайсы урынга утыртылачагы күрсәтелмәгән. Йортта яшәүчеләр, яңартылган парк планын күрү өчен, төзүче оешмага мөрәҗәгать иткән. Җавап шаккатырган. Йорт каршындагы урман паркы урынында тугыз катлы йорт төзеләчәк. Ә йорта яшәүчеләр моңа катгый каршы.
Йорт төзүне санитар-эпидемиологик һәм төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен тупас бозу, дип саный яшәүчеләр. 2010 елда да нәкъ менә шушы дәлил аларга йорт яны территориясен саклап калырга ярдәм иткән, ул чакта да монда күп катлы йорт төзергә җыенганнар. Яшәүчеләр уңай үзгәрешләр көткән.
«Чехов 53» торак ширкәте җитәкчесе Радик Әхмәров: «Тулы үлчәмле балалар мәйданчыгы юк. Советлар Союзы вакытыннан калган ике металл таган белән комлык кына бар. Шуңа күрә без бу урында торак йорт урынына балалар мәйданчыгын, күңел ачу комплексын күрергә теләр идек.»
Мәйданчыкны инде геодезик тикшерүләргә әзерлиләр. Төзүче оешмада әлегә проекты булмаса да, йорт законлы нигездә салыначак диләр. Ә менә янәшәдәге йортта яшәүчеләр таш джунгли арасында калмас өчен ахыргача көрәшергә әзер.
Регина Сафиуллина, Ирек Хәмидуллин.