Идел буе федераль округында Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, “Безнең Җиңү көне” марафоны дәвам итә. Ул Россия Президентның Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән башланды. Әлеге акциядә инде, Мордовия, Марий Эл, Удмурт, Башкортстан, Татарстан Республикалары, Самара, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае, Саратов, Пенза өлкәсе катнашты. Катнашучылар танылган “День Победы” җырын үз туган телләрендә башкаралар. Бүген, 6 майда, акциягә Чувашия республикасы кушыла.Искәртеп узабыз, проектны видеоязмага төшерү, үз изоляция режимы кертелгәнчегә кадәр барды.