Киләсе атнадан Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын тәүлек әйләнәсе төзиячәкләр.
Бу хакта республика Президентына хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов объектны карап чыкты һәм кирәкле җиһазларны хәзер үк сатып алырга кушты. Медицина учреждениесен август уртасында ачарга планлаштыралар. Хастаханә 234 урынга исәпләнгән, ихтыяҗ булган очракта урыннар саны соңрак 504 урынга кадәр җитәчәк. Анда өлкәннәр дә, балалар да дәвалана алачак — блок универсаль. Тулаем мәйданы 15 мең квадрат метр. Хәзер төзелештә ике сменада 180 кеше эшли.