Изге Рамазан аенда Зәкят фонды ифтар ашларын таратуны оештырды. Аларны туган илләренә кайта алмыйча тулай торакларда калган чит ил студентларына да өләшәләр. Ланчбоксларны көн саен КАИда укучы Алжир вәкилләре, шулай ук Россия ислам университеты шәкертләре дә ала. Ураза беткәнче, Татарстандагы барлык мохтаҗлар да шундый ярдәм алачак. Ә булышырга теләүчеләр 7715 номерына Ифтар сүзе белән акча суммасын күрсәтеп, смс хәбәр җибәрә ала. Тулырак мәгълүматне безнең Татарстан дәүләт телерадиокомпания, шулай ук республика мөселманнар диния нәзарәте сайларыннан алырга мөмкин.