Без «Тарих авазлары» проектын дәвам итәбез. Бүген Татарстанның Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышы турында сөйләячәкбез. Республикага дистәләгән сәнәгать предприятиеләре эвакуацияләнгән. Безгә тылда Җиңүне якынайткан меңләгән кеше килә.Фабрика һәм заводлар эшли. Бөтен республика “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” девизы белән яши.
1941 елда сугыш башлана. Татарстанга Мәскәү, Ленинградтан уннарча завод эвакуацияләнә. Территорияләрне фашистлар басып ала. Республикабызга уннарча мең кеше күчеп килә, биредә үз икенче йортларын табалар. Татарстанда яшәзүчеләр белән бергә фронт өчен, җиңү өчен эшлиләр.
41 нче елның көзендә Казанга Горбунов исемендәге 22 нче номерлы авиазавод күчерелә. Ел ахырына эввакуацияләнгән барлык предприятиеләр дә эшли башлый. Татарстаннан фронтка хәрби техника, самолетлар, снарядлар, миналар, бомбалар, патроннар, парашютлар озатыла. Мех комбинатында унтый, комбинезоннар тегәләр. Оптика-механика, дары заводлары, кинотасма фабрикасы тулы күәтенә эшли. Меңчеләр, ягьни сменага берничә норма үтәүчеләр хәрәкәте җәелә. Сугышчыларга тонналап ашамлыклар озатыла. Яралыларны уннарча госпиталь кабул итә. Ул чакта сөйләшеп торырга вакытлары да булмый. Кешеләр өчен аларның эшләре сөйли.