Рамазан – ураза тоту, саваплы гамәлләр эшләү, мохтаҗларга булышу, сәдака өләшү ае, начар уйлардан һәм начар эшләрдән тыелу ае да. Республикада махсус эпидемиологик режим гамәлдә, шуңа күрә мәчетләрдә күмәк намазлар укылмый, ифтар мәҗлесләре оештырылмый. Татарстан мәчетләре ай дәвамында онлайн режимда эшләячәк.
Рамазан аен, Үзәк мәчет хезмәткәрләре, буш залда беренче тапкыр каршы ала. Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов – мөселманнар белән экраннар аша аралаша. Хәзер ул аларга туры эфирда Коръәннән өзекләр укый.
Халидә Гыйләҗева Коръән хәфизнең чыгышын күзәтеп бара. Ул туры эфирга беренчеләрдән булып кушыла.
Алда мөселманнарны 30 көнлек ураза көтә. Бу вакытта эчү, ашаудан гына түгел, начар уй-гамәлләрдән дә тыелырга, яхшылыклар эшләргә, якыннарыңа рәхимле булырга кирәк.
Рамазан ае 23 нче май көнне тәмамланачак. Дин вәкилләре ышана — ул вакытка барсы да үз урынына кайтып, Ураза бәйрәмен күмәкләшеп каршы алырга мөмкин булачак.