Коронавирус таралудан саклану режимы Буа районы авылларында да саклана. Күп кешеләр катнашындагы чаралар, ифтар ашлары да узмый. Авылда яшәүчеләр кибеткә дә бик кирәк булганда гына йөри. Шөкер, кибет киштәләрендә көнкүреш товарлары да җитәрлек, яшелчә, җиләк –җимеш тә мулдан, ярмалар да бар. Үз изоляция вакытында авыл ничек яши? Бу хакта хәбәрчебез Ранис Әмәтшин репортажы.
Авыл урамнары тып-тын. Анда санда кош-кортлар күренә. Сирәк кенә булса да машиналар узып китә. Коронавирус зәхмәтеннән сакланып, халык өйдән чыкмый. Сирәк кенә булса да кибеткә киләләр.Анда да ипи алыр өчен.
Кичәге көннән кибеткә саклык битлегеннән һәм перчаткадан башка керү тыела. Авыл халкы моны аңлап эш итә. Кибет эчендә интервал да саклана.
Сатучылар да һәрвакыт санитар-гигиена таләпләрен үтиләр. Сатып алучылар чыгып китүгә антисиптиклар белән эшкәртеп чыгалар.
Сатучы Татаьяна Захарова:”Кулларны эшкәртәбез. Кул астында хлорлы сыекча тора. Идәннәрне, ишек тоткаларын сөртәбез. Ходай сакласын, сакланабыз инде”
Ходай да сакланганны саклармын дигән. Мария Прохорва ялгызы гына яши. Балаларны кайтартмый. Авыру таратып йөрмәсеннәр,- ди.
Мария Прохорова:“Кибеткә дә бармыйм, беркая да бармыйм. Өйдә генә. Бүген яңгыр яугач, күрше белән бераз капка төбенә чыгып утырдык.Өйдә.Азык-төлекне малайлар бер атналык кайтарып куйдылар. Каткан булса да шуны җебетеп ашыйм. Үзебезнең бар әйбер дә бар”
Коронавирус пандемиясе һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, авыл халкы тыныч кына яши бирә. Вакытлыча килеп чыккан күренешнең озакка бармавына өметләнә.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.