Инде 5 көннән 9 май-Бөек Җиңүнен 75 еллыгы.Илебез өчен,Һәрбер кеше өчен олуг, мөһим бәйрәм. Бу датаны без соңрак бәйрәм итәчәкбез-коронавирус тормышыбызга төзәтмәләр кертте. Ә Бөек Ватан сугышы буыны турында истәлекне саклап калу өчен, алар турында мәгълүматны социаль челтәрләрдә урнаштырырга мөмкин. Үлемсез полк онлайн режимда узачак. Һәрбер кеше әлеге акциягә кушыла ала. Моның өчен, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүмат җыеп, аннары фотосүрәт ясарга яки видеоязма төшерергә, ә текстта үз героегыз турында сөйләргә кирәк булачак. Материалны «ВКонтакте», Instagram яки «Одноклассники» социаль челтәрләрендә #БессмертныйПолкОнлайн, #БессмертныйПолкТатарстан хештеглары белән урнаштырырга кирәк. Интерактив картаны инде меңләгән татарстанлы тутырган. Үлемсез полк онлайн акциясенә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Ул инстаграм социаль челтәрендә 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосын урнаштырды.
Татарстанда “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен кирәк:
• Бөек Ватан сугышында катнашкан туганың яки якын кешең турында мәгьлүмат.
• Фотосүрәт әзерләргә.
• Постка текст әзерләргә.
• Текста: сугышта катнашучыга бәйле шәхси тарих. Сугышта катнашучы турында кыскача мәгьлүмат һәм фамилиясе, кайсы гаскәрдән булуы. Сугышта катнашкан еллары. Мөмкин булса, башка кызыклы мәгьлүмат булырга тиеш.
• Татарстанда онлайн “Үлемсез полкы” акциясендэ катнашуны искәртү.
• #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хештекларын кулланырга.
• Постны 5 майга кадәр ВКонтакт, Однокласники, Instagramда социаль челтәрләрендә урнаштырырга.
• Пост үрнәге
• Фото
• Минем бабам (ФИО) 555нче танк дивизиясендә хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы елларында ул иптәшләре белән Ватан өчен Курск боҗрасында көрәшкән.
• Кызганыч, хәзер ул арабызда юк. Ә, миң, аның сөйләгәннәрен, яшьлегендәге шаяруларын сагынып искә алам. Миңа калса, барлык көчләрен, илне, туганнарын саклауга биргән сугышчыларга рәхмәтемне тулысынча беркайчан да җиткереп бетерә алмам кебек.
• Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Мин онлайн форматында “Үлемсез полк” акциясендә катнаша, үз бабамның тарихын сөйли алуыма шат.
#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан