Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясенең 66 яңа очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«15 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы), 9 очрак читтән кертелгән, 57 очракның авырулар белән аралашудан булганлыгы ачыкланды», — дип хәбәр итте Лилия Галимова.
Шулардан 27 кеше Казанда, 6 кеше Чаллыда. Шулай ук Түбән Кама районында — 6; Лаеш районында — 5, Азнакай районында 4 очрак. Саба районында — 3, Балтачта — 3, Чүпрәле районында — 3, Әтнә районында — 2, Әлмәт районында — 2, Сарман, Питрәч, Биектау, Яшел Үзән, Ютазы районыннарында берәр очрак теркәлгән.
Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясенең расланган 960 очрагы бар. 115 кеше савыккан, шуларның унбише соңгы тәүлек эчендә. Үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган 3 кеше бар.