Казан дәүләт аграр университетында үзизоляция режимына карамастан, уку процессы дәвам итә. Өстәвенә, күп кенә студентлар өчен тиздән җәйге практика башлана. Берәүләр кырларда, ә икенчеләре теплицаларда эшләячәк. Тулырак киләсе репортажда.
Эшкә китү алдыннан изге теләкләр. Казан аграр университеты ректоры «Скайбилдинг» компаниясе директоры белән бергә, студентлар командасын эшкә озата. Яхшы әзерлекле студентлар механизаторлар булып һәм үсемлекләрне саклауда эшләячәкләр. Чәчүлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткыч бөҗәкләрдән ничек саклау алымнарын үзләштерәләр.
«Бу гадәти МТЗ-82 тракторы, компьютерлар гына куелган. Менә монда сиптерү агрегаты компьютеры. Шулай ук навигатор да бар. Бөтен нәрсә исәпкә алып барыла.»
Кыш буе студентлар тракторларны, җиһазларны эшләүгә көйләгәннәр. Хәзер кырларда сыналыр чак җитте. Быелгы җәйдә студентлар Яшел Үзән һәм Нурлат районнары кырларында эшләячәкләр. Бу практика вакытында акча эшләп калу мөмкинлеген бирә.
«Скайбилдинг» ҖЧҖ директоры Антон Хомяков:«Аграр университет белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәле. Бергәләп үсемлекләрне саклау схемасын эшлибез. Технологияләрнең үтәлешен күзәтәбез. Студентлар теоретик белемнәрен эштә сынап карыйлар, тәҗрибә туплыйлар.
Шулай итеп, студентлар киләсе уңышка үз өлешләрен кертәләр. Булачак белгечләр үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карыйлар. Әйтик, булачак бакчачылар һәм чәчәк үстерүчеләр Ландшафт дизайны үзәгендә тәҗрибә узалар.
КДАУ студенты Юлия Бочкарева :«Биредә бик матур парк, төрле үсемлекләр үстерелә. Хәтта әфлисун, лимон, гранат үсентеләренә кадәр бар. Төрле чәчәкләр күп, бакчачылар өчен кыяр белән помидор да бар.»
Студентлар биредә чүп утау, корткычларны юк итү, вакытында су сибү белән шөгыльләнәләр. Теплица бизнесның чәчәк ату үзәге дә булып санала.
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, КДАУ каршындагы Ландшафт дизайны Үзәге җитәкчесе Шамил Шәйхрәзиев,
«Без үстергән әйберләрне сатабыз. Аннан кергән акча кайбер чыгымнарны капларга җитә. Бу үзәк студентлар өчен тәҗрибә туплау, сынаулар уздыру мәйданчыгы.»
Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләренә квалификацияле белемле кадрлар җитешми. Ә үзәк кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә.
КДАУ ректоры Айрат Вәлиев:
«Ел саен без үз хуҗалыкларыбыздан нинди белгечләр кирәк, дип гаризалар алабыз. Әлбәттә, студентларга хезмәт хакын түләүче хуҗалыкларга өстенлек бирелә. Алар яшәү урыннары, азык-төлек белән дә тәэмин ителергә, иминлек кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш.»
Аграр университетның күпчелек студентлары өчен җәйге практика, сыналу вакыты башланды. Тырышып эшләүчеләр көзен үз хезмәт җимешләрен татыячак.
Булат Шакиев, Дамир Мөхәммәтханов.