Татарстанда май ае башында Идел һәм Чулман елгалары аша навигация сезоны ачыла. Пассажирларны Казан елга портыннан Югары Ослан, Печищи һәм ТашОвка юнәлешләренә йөртү каралган. Барысы да пассажирлар санына бәйле булачак.
Кирәк була калса, Зөягә кадәр дә маршрут ачыла. «Ом» һәм «Москва» тибындагы теплоходлар, дүрт “Восход” метеоры әзерләп куелган. Соңгыларын күбрәк Зөя һәм Болгарга экскурсияләр оештыру өчен кулланырга ниятлиләр. Барысы да коронавирус таралу куркынычына бәйле вәзгыятьтән торачак.