Коронавирус таралу куркынычына бәйле үз изоляция шартларында да Татарстандагы кайбер оешмалар үз эшчәнлекләрен туктатмады. Бу төзелеш өлкәсенә дә карый. Берничә ай инде Буа ветеринария техникумында капиталь ремонт бара. Язын эшләрнең иң кызган чагы. Хәзер төзүчеләр уку йортының берьюлы ике корпусын төзекләндерәләр. Тулай торакны ремонтлау да төгәлләнеп килә инде.
Бүлмә ишекләрен куярга, плиткаларны җәяргә һәм икенче кат тулысынча әзер булачак. Төзүчеләр сүзләренә караганда, эшләр бик аз калган. Студентлар яши торган бүлмәләрдә бөтен җиһазларны: урын-җир кирәк-яракларын алыштырганнар. Һәр катта уңайлы ял итү бүлмәләре булдырылган. Ә иң мөһиме — һәр катта кайнар су булачак. Тулай торак мөдире Рәфыйк Закиров та аның уңайлылыгын бәяли.
Ә бу техникумның төп корпусы бинасы. Биредә эшләр узган ел ук үткәрелгән иде. Әмма бина мәдәни мирас булып торганга, күп кенә нечкәлекләрне исәпкә алырга туры килгән. Заманча бизәкләү эшләре арасында узган гасыр башындагы элементларны да күрергә була.
Өченче корпуста да ремонт эшләре төгәлләнгән диярлек. Биредә газ бүлеге һәм машина йөртүчеләр укыйячак.
Ашханә бинасын тулысынча диярлек үзгәртеп корыла. Ул 74 елда төзелгән һәм стандартларга туры килмәгән. Биредә хәзер пешекчеләр, кондитерлар укыячак. Сыйдырышлыгы нибары 60 кеше булган ашханәдә ремонттан соң 400гә кын студент туклана алачак.
Техникумны капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 83 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яңартылган техникум бусагасын студентлар инде хәзер яңа уку елында гына атлыячаклар.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов