Идел буе федераль округында «Безнең Җиңү көне» марафоны дәвам итә. Ул Россия Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча башланган иде. Марафон Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Катнашучылар танылган “День Победы” җырын рус һәм үз туган телләрендә башкаралар, эстафетаны бер-берсенә тапшыралар. Татарстан акциягә бүген, ягъни 30 апрельдә кушыла. Шунысын да исегезгә төшерик, проектны видеоязмага төшерү үз изоляция режимы кертелгәнчегә кадәр барды.
#НАШДЕНЬПОБЕДЫ
Ут, камера… Республиканың танылган артистлары үлемсез «День Победы» җырын җырлый. Көй беренче ноталардан ук һәркемгә таныш, йөрәкләргә үтеп керә. Бөек Җиңү символы булган җыр татар телендә яңгырый.
«День Победы” җыры марафоны Идел буе төбәкләрендә дәвам итә: ул мари, чуаш, мокша, эрзе, удмурт һәм башка телләрдә яңгырады инде.
Танылган җырчы Венера Ганиеваның әлеге җырны беркайчан да татар телендә башкарганы булмаган. Акция өчен ул татарчага махсус тәрҗемә ителде
Бу җыр безнең илнең җиңүе өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен һәм көчләрен кызганмаган сугыш ветераннарына, ата-бабаларыбызга рәхмәт һәм хөрмәт билгесе.
Моннан 45 ел элек шушы җырның бөтен илне берләштерәчәге хакында күз алдына да китереп булмаган. 75 нче елда фронтовик шагыйрь Владимир Харитонов композитор Давид Тухмановка көй язарга үз шигырен тәкъдим итә. Җырны популяр җырчы Лев Лещенко башкара.
Шушы еллар эчендә » День Победы » җыры җиңгән халыкның гимнына әйләнде. Җырны парадларда оркестрлар уйный, артистлар җырлый, аларга олысы-кечесе кушыла.
Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов җырның сүзләренең бик тә мәгънәле булуын бәяли. Ветеран сугышчан дуслары белән 5 ел буе бу көнне якынайтуларын, Мәскәүдә узган беренче Җиңү Парадында катнашуларын искә төшерә.
Борис Кириллович-республикада хәзерге вакытта исән булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе. Республикада турыдан -туры сугышта катнашкан 1440 ветеран яши. Аларның барысы игътибар үзәгендә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ветераннарга 100әр мең сум акча бирелә. Шуның 75 меңе Федераль бюджеттан, ә 25 мең сумы — республика бюджетыннан.
Рөстәм Миңнеханов — Татарстан Республикасы Президенты
«Исәнме, әни, без барыбыз да әйләнеп кайтмадык…»