Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Бүген сүзебез узган гасырның утызынчы еллары ахыры турында. СССРда һәм Татарстанда Верховный Советлар сайланган. Ил Бөек Ватан сугышы алдында тора.
Беренче бишьеллыклар йомгаклары – 40тан артык зур завод салынган, сәнәгать һәм җитештерүнең яңа тармаклары: машина төзелеше, синтетик каучук, кино һәм фото тасмалар эшләп чыгарыла. 37 нче елда республика Конституциясе кабул ителә. СССР һәм ТАССР Верховный Советына сайлаулар уза.
Халыкара хәл сайлауларга юл калдырмый. Татарстанлылар Хәсән күле янында көрәшә,
Беренче парашютчылар, очучылар, Казан гарнизоны гаскәрләре парады. Тиздән көрәшкә.