Буа районынын “Дружба” агрофирмасында язгы кыр эшләре барлык куәтенә алып барыла. Биредә бүген шикәр чөгендере белән беррәттән, башка техник культураларны да чәчү эшләре бера. Агрофирманың “Алших” бүлекчәсендә бүген 80 гектарда горчица чәчкәннәр инде. Агрофирма буенча бу 420гектарда булачак. Гомумән алганда, Ак Барс холдингы буенча язгы кыр эшләре 20 % башкарылса, бу күрсәткеч Буа районында 50% тәшкил итә. Тулырак киләсе язмада.
Михаил Бабйкин 2009нчы елдан бирле тимер атын иярли. Моңа кадәр язгы бодай чәчкән булса, бүген ул техник культуралардан булган горчица чәчәргә керешкән. Иртә килгән, әмма озакка сузылган яздан зарланмый. Барысының да үз вакыты, тиешле срокларда орлыкларны җир куенына кертеп бетерергә исәбе. Кырга да беренче кояш нурлары белән чыга.
“Дружба” агрофирмасында барлыгы 420гектарда горчица, гектарда, 250гектарда рапс чәчеләчәк.
Узган ел горчицаны соңрак чәчәк булсалар, быел бу эшне тизләтергә булалар.
Гомумән алганда, Ак Барс холднигы буенча көзге уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек. Чәчү эшләре дә оешкан төстә алып барыла.
Яңа гына явып узган яңгыр җирдәге дым запасын тагын да баетты диләр аграрийлар. Язгы чәчү эшләрен дә 9 майга төгәлләргә исәпләре.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.